Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эчке эшләр хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре җиткерелде

Район башлыгы Равил Хисаметдинов тавыш бирү чорында тәртип саклауда ярдәм иткән эчке эшләр хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

(1 нче июль, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”). 
“РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү көннәрендә сайлау участокларында тәртип саклау өчен Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан районга 30 хезмәткәр җибәрелде. Алар 25 июньнән башлап 30 участокта иртәнге сигездән, кичке сигезгә кадәр кизү тордылар. Бүген менә бюллетеньнәрне тапшыргачтын аларны озатабыз. Шушы көннәрдә алар өчен район җитәкчелеге тарафыннан яшәү урыны, ашату оештырылды. Моның өчен район башлыгына рәхмәтебезне ирештерәбез”, - диде район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин. 
Район башлыгы эчке эшләр хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары һәм АПАС тамгасы белән кепкалар бүләк итте. 
“Шушындый җаваплы чорда тәртип саклау эшен җиренә җиткереп башкардыгыз. Барлык сайлау участоклары хезмәткәрләре исеменнән дә сезгә олы рәхмәт сүзлерен әйтәбез. Киләчәктә дә эшегездә, гаиләләрегездә уңышлар телибез”, - диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев