Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ел укытучысы“ бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Районда «Ел укытучысы » бәйгесе үтте. Биредә 14 мәгариф учреждениесеннән 17 укытучы һөнәри осталыгын сынап карарга теләк белдерде.

(25 январь, “Апастово-информ“).


Беренче этап дистанцион формада үтте. Башта һәрберсе видео-дәрес, сыйныфтан тыш чара видеоларын төшереп җибәрделәр. Жюри әгъзалары һәр эшне җентекләп тикшергәннән соң, бәйгенең соңгы этабына 10 финалистны: өч укытучыны - “Педагогик дебют”, җиде укытучыны- “Ел укытучысы” номинацияләре буенча сайлап алды.

Бәйгенең икенче этабы “Сәләт” балалар иҗат үзәгендә үтте. Югары баллар җыйган 10 укытучы биредә инновацион технологияләр кулланып, үзләренең коллегаларына осталык дәресләре тәкъдим иттеләр.


“Бәйге булгач, иң яхшылар арасыннан тагын да яхшыракларын сайлап алырга туры килә. Бу эш, билгеле, жюри әгъзаларына җиңел булмады, чөнки һәр конкурсант һөнәри осталыгын югары дәрәҗәдә исбат итәргә тырышты. Бәйге нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләр билгеләнде. “Педагогик дебют” номинациясендә Зур Күккүз урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гайфуллин Илфат җиңүче булды, икенче урынны Урта Балтай төп мәктәбеннән математика укытучысы Сибгатуллина Раилә, өченче урынны Каратун урта мәктәбеннән математика укытучысы Әминова Адилә яулады“, – ди мәгариф бүлеге методисты Ләйлә Әхмәтҗанова.

«Ел укытучысы» номинациясендә Гран-при статусына Апас урта мәктәбенең инглиз укытучысы Ләйсән Зиннәтуллина лаек булды, беренче урынны Иске Йомралы мәктәбеннән инглиз теле укытучысы Факия Хөсәинова, икенче урынны Борнаш урта мәктәбеннән инглиз теле укытучысы Гүзәл Вәлиәхмәтова, өченче урынны Табар Черкене мәктәбеннән башлангыч сыйныф укытучысы Юманова Татьяна яулады.

Калган 3 укытучы төрле номинацияләр буенча җиңүче булды. Морзалар урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әмирханова Ләйсән «Укытуда иҗади якын килү» номинациясендә җиңүче булды. «Иҗади укытучы» номинациясендә Биеш урта мәктәбенең физика укытучысы Сабирҗанов Илфат җиңү яулады. Каратун урта мәктәбеннән башлангыч сыйныф укытучысы Исмагыйлева Зөлфия «Мөгәллим осталыгы» номинациясенә ия булды.
Гран- при статусын алган һәм 1 урынны яулаган мөгаллимнәребез Тәтеш шәһәрендә узачак зона ярышында район данын яклаячаклар. Аларга уңышлар, бетмәс көч, яхшы нәтиҗәләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев