Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Элмә такталарда хата күрсәң, “Халык контроле”нә шалтырат!

Мондый хәбәрләр “Язмалардагы һәм исемнәрдәге хаталар” һәм “Юл хәрәкәтен оештыру” категориясе буенча кабул ителә.

(21 октябрь, “Апастово-информ”). 


Элмә такталарда мәгълүматлар хата белән булса, яки, татарчага тәрҗемә ителмәгән икән, “Халык контроле”нә хәбәр итәргә мөмкин. 
“Моның өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталында теркәлергә кирәк яки “Халык контроле”нең мобиль кушымтасыннан файдаланып була”, - дип сөйли Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкиле Сария Сабурская. 
Мисал өчен, “Исемнәрдә һәм язмаларда хаталар” категориясен җыясың, шуннан соң, фотоматериалны урнаштырасың. 
10 көн эчендә чара күрелү күздә тотыла. 
“Республикада яшәүчеләр активрак булсыннар иде. Хата күргән очракта хәбәр итсеннәр. Шул вакытта кимчелекләр дә үзвакытында төзәтелер”, - дип сөйләде Сария Сабурская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев