Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Элвин Грейдан көтелмәгән яңалык

Радик Юлъякшин үзенең милли сәхнәдән китүе һәм тиздән Мәскәүгә күченүе турында хәбәр иткән.

Моның турында ул социаль челтәрдә язган: "Мин китәм, — дип башлаган сүзен артист. — Быел милли проект белән хушлашырга булдым. Башкорт һәм татар телләрендә чыгарылган җырларым 2022 елда соңгылары булачак. Соңгылары  - милли эстрадада16 еллык иҗат юлымның нәтиҗәсе булыр ул", - дигән.

Радик үз эшчәнлегенең иң төп нәтиҗәсе һәм уңышы -  аның иҗади репертуары аша балаларның туган телләре белән кызыксына башлавы, дип саный.  

Икенче яңалык артистның хатыны белән Мәскәүгә даими яшәргә күчүенә кагыла.   "Урыс телендә бик күп материал тупланган, тулы бер альбом. Казан белән Уфа арасында йөреп, проект өстендә эшләве кыен, шуңа күрә күченү турында үзем өчен гади булмаган карар кабул иттем дә инде. Тиздән сез мине федераль каналларда ишетерсез һәм күрерсез дип өметләнәм", - ди башкаручы.

  Артист белдергәнчә, хейтерларның социаль челтәрләрдә һөҗүмнәренә ул әзер, әмма инде карар кабул иткән. Элвин Грей Башкортстанда һәм Татарстанда аны хуплаучыларның барысына да рәхмәт белдерә һәм үз-үзен тотудагы кайбер гөнаһлары өчен гафу үтенә. Артист посты астында: "Сезнең шутыгыз Юлъякшин Р. М. (Элвин Грей)» дип язып куйган. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=37787

Автор:Каспранова Ләйсән

Чыганак: https://omet-rb.com/articles/yoldyzlar-tormyshynnan-/2022-08-11/elvin-greydan-k-telm-g-n-ya-alyk-2905996

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев