Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эльвина Зиатдинова: “Беренче тапкыр җиңү яуладым”

Апасның “Яр буенда” Милләтләр кроссы узды.

(18 нче сентябрь, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).



Биредә балалар бакчасы нәниләре, мәктәп укучылары, аграр көллият студентлары, өлкән буын бердәм булып стартка басты.
Чараны район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Луиза Сафина ачып җибәрде.
“Бүген Рәсәй буйлап Милләтләр кроссы уза. Әлеге чараның максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Биредә нәни балалар, спорт сөюче гаиләләр, өлкәннәребез бергә катнашуы бигрәк тә шатландыра.Чын спорт бәйрәме дисәк тә ялгыш булмастыр. Барыгызга да сәламәтлек, яхшы нәтиҗәләр телим”, - диде Луиза Сафина.
Биредә шулай ук ГТО тапшыру өчен урын билгеләнгән иде.
Йөгерүчеләр әзерлек белән килеп, үзләренә бирелгән араны тырышып уздылар.
“Балалар бакчасы нәниләрен алып килдек. Алар да кечкенәдән спортны яратып, сәламәт яшәргә өйрәнеп үссеннәр. Әти-әниләр дә бик теләп кушылдылар”, - диде “Салават күпере” балалар бакчасы мөдире Гүзәлия Гәрәева.
Эльвина Зиатдинова 4нче класстан бирле төрле ярышларда катнашып килә. Быел беренче килүенә бик тә шатланды.
“Җиңел атлетика белән кечкенәдән шөгыльләнәм. Бүген менә бәхет елмайды, мин беренче килдем. Әнием, классташларым көч биреп тордылар”, - дип шатлыгы белән уртаклашты ул.
#ВыборыГосдума2021 #ВыборыТатарстан #Выборы #Татарстан #Госдума

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев