Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эльвира Хәлилова “Минем хыялым тормышка ашты”

Район башлыгы Равил Хисаметдинов Олы Бакырчы авылында яшәүче кечкенә Эльвирага ноутбук бүләк итте.

(3 нче декабрь, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”). 


“Без бергә” акциясе кысаларында район башлыгы кечкенә Эльвираны шатландырды. 

“Кыш бабайдан менә шундый бүләк сораган булгансың икән. Рәхәтләнеп укуда, тормышта кирәк булганча файдалан. Киләчәктә сәламәтлектә яшәргә булсын, әти-әниеңне яхшы билгеләр белән шатландырып тор”, - диде район башлыгы. 

Эльвира бүләкне бик шатланып ачты, тартма эчендә ноутбукны күргәч нишләргә белмичә торды. Шунда ук ачып кабызып та карады. Аның шатлыгы эченә сыймый, әти-әнисенә, туганнарына күрсәтергә ашыкты. 

“Мин бу бүләкне бик көттем. Үземнең ноутбугым булсын иде дип теләдем. Равил абыйга бик зур рәхмәт”, - диде Эльвира. 
Кызларының шундый бүләк алуына, аның йөзләрендә елмаю күрүенә әтисе Дамир, әнисе Әнисә дә сөенделәр. 

“Безнең гаиләдә бүген бәйрәм дисәк тә буладыр. Район башлыгы үзе килеп кызыбызга бүләк тапшырды. Олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Балабызның шатлыгы аңа сәламәтлек, гаиләсендә тигезлек, тынычлык, муллык, эшендә уңышлар булып әйләнеп кайтсын”, - диләр Эльвираның әти-әнисе.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев