Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әҗемлеләр батыр авылдашлары истәлегенә алмагачлар утыртты

Әҗем авылында матур бер гадәт яши. Алар батырлар истәлегенә куелган һәйкәлне һәрчак карап, төзекләндереп, яңартып, тирә-юнен, бакчасын җыештырып торалар.

(7 май, “Апастово-информ“).


Быел да әҗемлеләр Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә әлеге изге эшкә алынды. Авылда яшәүчеләр һәм читтә гомер итүчеләр дә бердәм булып өмәгә җыелды. Алар Бөек Ватан сугышы ветераннары паркына алмагачлар утырттылар. Әлеге эшне бүгенге көндә Апаста яшәүче Габдулла Хафизов башлап йөрде.
–Безгә матур тормыш бүләк иткән 89 авылдашыбызны, сугышта катнашкан һәм Ватан өчен һәлак булган якыннарыбызны – әтиләребезне, бабаларыбызны, туганнарыбызны, авылдашларыбызны без һәрвакыт искә алып, хөрмәтләп, балаларыбызга, яшь буынга үрнәк күрсәтеп яшәсәк кенә, үзебезнең дә алдагы көннәребез, картлыгыбыз матур булыр. Бөек Җиңү даны онытылмый. Тыныч тормыш өчен көрәшкән авылдашларыбызның да батырлыгы мәңгелек. Бөек Җиңүнең 76 еллыгын шундый изге һәм кирәкле эш белән каршылау күңелгә тынычлык бирә, – диде Габдулла Хафизов.
Тиздән бу алмагачлар матур итеп үсеп китәр. Алар һәр елны Җиңү бәйрәмен ап-ак чәчәкләре белән каршылар. Көзен исә мул уңышлары белән сөендерер. Шул ук вакытта батырлар рухына да дан җырлар. Изге өмәдә катнашучылар, бу эшкә өлеш кертүчеләр саваплы эшләре өчен сөенер.
“Барлык сугыш каhарманнарының рухлары шат булсын, барча авылдашларыбызны Ходай рәхмәтеннән ташламасын. Әлеге гамәлебез безгә гомер биргән, ил азатлыгы өчен көрәшкән, шигьри җанлы әтиебез, бакчага нигез салучы Габбас Хафизовка да дога булып барып ирешсен “, – диләр Хафизовлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев