Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ерак сәфәрдән 23 медаль белән

Апаслылар каратэ буенча ачык турнирда катнаштылар.

(24 ноябрь, "Апастово-информ").


Спорт мәктәбенә йөрүче яшь каратистлар Түбән Кама шәһәрендә булып кайттылар. Алар анда каратэ буенча ачык турнирда көчләрен сынап карадылар. Түбән Кама һәм күрше Кайбыч районнары спортчылары арасында безнекеләр дә сынатмады. Турнир- ярышларда районыбыздан барлыгы 18 бала катнашты. Аларның һәрберсе төрле категория буенча призлы урынга лаек булды. Балалар районга 23 медаль алып кайттылар.
“Кайбер балалар хәтта икешәр медаль белән бүләкләнделәр“, - ди горурланып тренер Владислав Васильев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев