Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эштән кайткач тиз пешә торган аш тәкъдим итәбез

Сайрадан аш пешергәнегез бармы? Бик җиңел генә, тәмле аш килеп чыга.

(16 октябрь, “Апастово-информ”). 
 
Сайрадан аш тәмле, хуш исле һәм диетик ризык. Балык консервасыннан аш тиз үзләштерелә, кылчыгы юк. Шуңа күрә балаларга да бирергә ярый. Эштән чабып кайткач, бик тиз генә пешереп аласың. Күп вакыт таләп итми. 
 
Кастрюльдә су кайнатасың. Аңа 3 бәрәңге турап, 1 кишер белән 1 баш суган кыздырып саласың. Барысы да пешкәч ачып консерваны кушасың. Сыр уып җибәрсәң тагын да әйбәт була. Тоз, борыч, тәмләткечләр (куркума, базилик, төрле үләннәр) саласың. Азрак томат пастасы да салырга мөмкин. 
Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев