Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фатих Сибагатуллин вафат

Бүген төнлә Фатих Сибагатуллин вафат булган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. 

«Бу Фатих Сәүбән улының туганнары һәм якыннары өчен генә зур югалту түгел. Ул чын патриот булды, ул чын күңелдән туган җирен яратты», — ди республика җитәкчесе.

Мәрхүм белән хушлашу урыны һәм вакыты турында мәгълүмат соңрак билгеле булачак.

  • Фатыйх Сибагатуллин 1950 елда ТАССРның Арча районы Апаз авылында туа. Казан ветеринария институтын тәмамлаган. Казан дәүләт финанс-икътисад институты, Саратов югары партия мәктәбе һәм Казан дәүләт финанс-икътисад институты. 
  • 1990-1995 елларда республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын җитәкли, 1995-1996 елларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры була.
  • 1996 елдан 2007 елга кадәр Нурлат районы җитәкчесе булып эшли, 2007 елның декабрендә V чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлана. Ул алтынчы (2011 елдан) һәм җиденче чакырылыш (2016 елдан) РФ Дәүләт Думасы составына керә. 

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/fatix-sibagatullin-vafat-5856433

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев