Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фәнис Шәрәфетдинов: “Тагылмалы чапкыч бик уңайлы”

Шушы көннәрдә генә үзара салым акчасына, 440 мең 250 сумга тракторга тагып юл кырыйларын чаба торган чапкыч та кайтты.

(3 нче июль, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).


Аны беренче көнне үк урнаштырып эшкә дә керештеләр.

“Безнең җирлекнең мәйданы зур. Кул чапкычы белән генә өлгереп тә булмый. Менә бу әйбер бик уңайлы. Авыл җирлекләрендә дә тракторлар бар. Аларга да киләчәктә үзара салым акчасына кертеп шушы чапкычны алырга киңәш итәм”, - диде Фәнис Шәрәфетдинов.

Ничек кенә булмасын Апас җирлегенә үзара салым акчасын түләми качып йөрүчеләр дә бар әле.

“Шушында яшәп тә, үзләре өчен тудырылган уңайлылыкларны күреп торып та бармакка-бармак сукмаучылар аз түгел. Үзара салым акчасын тиешле суммада җыя алган очракта, дәүләт казнасыннан бирелә торган өлеше белән тагын да артып кайта. Планлаштырылган эшләрне дә төгәлләп булыр иде. Вакытында Апас җирлеге башкарма комитетына килеп, исәп-хисап ясап китүегезне сорап калабыз”, - дип халыкка мөрәҗәгать итә баш бухгалтер Раил Гарифуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев