Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“ФормART” стрит-арт фестиваленең иң яхшы эшенә тавыш бирергә мөмкин.

Татарстанда халык тавыш бирүе ике атна дәвам итеп, 31нче октябрьдә тәмамлана.

(21 октябрь, “Апастово-информ”).


 Финалга чыгучылар турында мәгълүмат мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, сайтта басылган. Һәр катнашучыга тавыш бирү өчен 1дән алып 14кә кадәр номер бирелгән. Ә инде чит регионнардан тавыш алучыларга өстәмә баллар билгеләнә. Бер генә кеше өчен тавыш биреп була. 
Җиңүчене 8(800) 301-50-23 бушлай номерына шалтыратып, сайлап була. Фестивальгә ноябрьнең беренче декадасында йомгак ясалачак. 
Татарстаннан фестивальдә рәссам Азат Шакиров катнаша. Ул региональ сайлап алу этабының финалына чыккан иде. Быел вируска каршы көрәштә бердәмлек - төп тема булып тора. 
“Безнең җәмгыять пандемия чорында үз йортларына бикләнергә мәҗбүр булды. Ләкин, алар арасында эшкә йөрүчеләр, яраткан хезмәтләре белән шөгыльләнә алучылар да бар иде. Кулланучылыкның төп этәргече булган корпорацияләр тиешле саклану чаралары күреп, эшчәнлекләрен дәвам иттеләр”, - дип билгеләп үтәләр жюрида.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев