Гаҗилә әби Аманова: “Бер дару да эчмим әле”
Каратунда гомер итүче Гаҗилә әби Амановага 95 яшь тулды.
(11 ноябрь, “Апастово-информ”).
Юбилярны район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов, авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев котладылар. Алар әбине Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме белән сөендерделәр.
Гаҗилә әби бүгенге көндә туганы Рушания апа белән яши. Хасияттә, үзенә карата җылы караш тоеп гомер кичерә ул.
“Аллага шөкер, картлыгым хөрмәттә, тынычлыкта уза. Бар нәрсәдән канәгать мин. Шушы яшемдә бер дару да эчмим әле. Бүгенге көндә иң якын кешем - туганым Рушания. Тәрбиясе һәм кайгыртуы өчен аңа бик зур рәхмәт”, - ди ул үзе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев