Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Гармун моңы –йөрәк җыры” фестивале Зур Күккүз җирлегендә дәвам итте

Фестивальнең зона туры Түбән Барыш авылында яңа гына төзекләндерелгән чишмә буенда узды. Салих чишмәсе. Шәйхетдин улагы дигән атаманы алган чишмә буе гармун моңнарына күмелде. Ю

(6 август, “Апастово-информ”). 


Түбән Барышта узган зона турында Олы Болгаер, Зур Күккүз, Әлмәндәр, Чурибураш, Табар Черкене, Иске Йомралы, Идрәз авыл җирлекләреннән килгән гармунчылар һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Шулай ук күрше районнардан да килүчеләр бар иде. Фестиваль үзенә Тәтеш, Кама Тамагы, Кайбыч районнарын да җәлеп итте. 
Иң оста гармунчылар моңлы да, дәртле дә көйләрен яңгыратты. Арада үзе уйнап, үзе җырлап бирүчеләр дә бар иде. 
“Хөрмәтле районыбыз кунаклары! Сезне Түбән Барыш авылында сәламлибез. Узган ел биредә тантаналы төстә, матур итеп, бөтен авыл – дуслар, туганнар җыелып чишмә ачкан идек. Чишмә үзара салым акчасына эшләнде. Чишмәнең бер башында Салих бабайлар, икенчесендә Шәйхетдин бабайлар яшәгән. Иң беренче иганәче – шушы нигездә яшәгән Салих бабайның оныгы, Мәскәүдә яшәүче Тәлгать абый булды”, - диде авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова чишмәнең тарихы белән таныштырып. 
Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев фестивальнең алтынчы ел узуын билгеләп үтте һәм иң оста гармунчыларның районкүләм фестивальдә катнашачакларын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев