Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Газетасын да таратабыз, товарын да сатабыз”

“Җаваплы чор башланды”, - дип каршы алдылар безне район почта элемтәсе бүлегендә.

(26 апрель, “Апастово-информ”).


Зөлфия апа Мәүлетованың почта хезмәтенә килгәненә 35 ел вакыт узган. Шушы еллар дәвамында һәр көнне Апас урамнарын иңли ул.

“Бер язылган кеше көтеп алып языла. Газета-журналын да таратабыз, товарын да сатабыз, түләүләрен дә алабыз. “Йолдыз”ны кулга алу белән иң элек үзем танышып чыгам, аннан райондашларга тәкъдим итәм. Эшебез җаваплы, әле бит түләүләрне дә алабыз, пенсиясен дә илтәбез”, - ди Зөлфия апа.

Талия апа Минвәлиева да почта элемтәсе бүлегендә күптән үз кеше. Ул бирегә эшкә 1982 елда килә. Башка вазифаларда да эшләп карый. Ләкин, эшен яраткан һөнәрендә дәвам итәргә уйлый.

“300дән артык хуҗалыкка хезмәт күрсәтәм. Дүрт дистә елга якын апаслыларга газета-журналлар таратам. Яңгыр явамы, таш явамы газета-журналларны, пенсияне вакытында илтеп бирергә тырышам. Халык белән киңәшләшеп, аңлашып эшлибез. Сораган әйберләрен алып барам. Язылу чорының мөһимлеген аңлап эшкә кершәбез”, - ди Талия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев