Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Газиз баласын югалткан ана Лилия Сәлахиева: “Идел елгасын әле дә тыныч кына кичә алмыйм”

2011 елның 10 июле – илебез тарихы өчен зур фаҗига көне буларак тарихка кереп калды.

120дән артык кешене якты дөньядан алып киткән “Булгария” фаҗигасе апаслыларны да читләтеп узмады.Идел елгасы буйлап Болгардан Казанга кайтып килә торган теплоход Кама Тамагы районының Сөйки авылы тирәсендә су астына төшеп китә. Теплоходта булган 201 кешенең нибары 79ы гына исән кала.
9 ел вакыт үтсә дә, фаҗигадә һәлак булган мәрхүмнәрнең туганнары, якыннары бу көнне күз яшьләре белән искә ала. Кызганыч, кайгы җиле апаслыларны да читләтеп узмады. 120дән артык кешене якты дөньядан алып киткән “Булгария” фаҗигасе райондашыбыз Ләйсән Салахиева-Терешинаның да гомерен өзде. Аның белән бергә йөрәк астында йөрткән нарасые да якты дөньяны күрүдән мәхрүм булды.

“Ул тормышны бик яратты. Һәрвакыт көләч йөзле, гадел иде. Алар тормыш иптәше Евгений белән яңа гына гаилә корып, бала турында хыялланып йөрделәр. Аңа гадәти булмаган исем эзләделәр. Тик, табып кына өлгермәделәр. Ләйсән ир бала буласын белә иде. Алар бер-берсен бик яраттылар. Гомеренең соңгы минутларын да кызым яраткан кешесенә багышлады. Ул батып баручы теплоходта йоклап яткан Евгенийны коткарып калды. Тик үзе генә су астына төшеп югалды. Аларның мәхәббәтләре дә нәкъ менә “Титаник” корабле геройларыныкы шикелле өзелде. Идел елгасын эле дә тыныч кына кичә алмыйм. Газиз баламны сагынудан җаным сыкрый”, - ди әнисе Лилия Сәлахиева.

Шул елның 25 июнендә туйларын билгеләп үткән Ләйсән һәм аның тормыш иптәше Евгений гаилә дуслары белән бергәләп туй сәяхәтенә чыгалар. Фаҗигадә Ләйсән вафат була, ә тормыш иптәше исән кала. Ләйсән озак еллар элемтә бүлегендә эшләгән Рәйсә апа Равилова оныгы. Ул Апаста җирләнгән.
Фаҗига тагын бер райондашыбызны – Чирмешән авылында туып-үскән Фаинә Вәлиуллинаны да якты дөньядан алып китте. Бу көнне ул борынгы Болгар шәһәрлеге белән танышу максатыннан дуслары белән сәяхәткә чыккан була.

Фаҗигадә якыннарын югалткан райондашларыбызның тагын бер кабат тирән кайгыларын уртаклашыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев