Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Германиядә хезмәт иткән егетләр Бөек Ватан сугышы булган җирләрдән туфраклар алып кайта

Советлар чорында Германиядә - ГДР- чикләнгән Совет гаскәрләре контингент-төркемендә хезмәт итүчеләрнең иҗтимагый оешмасы районда 2014 елда оешкан.

(4 июль, “Апастово-информ”).


Оешма әгъзалары һәрчак элемтәдә торалар, хәрби-патриотик эшкә өлеш кертәләр. Батырлар аллеясында алар көче белән махсус обелиск-стела да куелган.
Иҗтимагый оешманың җитәкчесе - Янгелде авылы егете Илһам Баһавиев. Бүген оешма яшьлек елларында Германиядә хезмәт иткән 50 кешене берләштерә.
“Ел саен Бөек Ватан сугышы булган нокталарда булып туфраклар алып кайтабыз, аны музейларга тапшырабыз. Быел да маршрут төзедек. Ржев, Смоленск, Воронеж, Луганск, Волгоградтан җирләр алып кайтырга уйлыйбыз”, - ди Илһам Баһавиев.

Быел Германиядә совет оккупациясе гаскәрләре оешуга 77 ел тулды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев