Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Гөлчәчәк“ бакчасында юл кагыйдәләрен тирәнтен өйрәнәләр

Каратунның “Гөлчәчәк“ балалар бакчасында “Төремкәй кунак җыя“ исемле кичә узды.

(20 февраль, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


Чара юл хәвефсезлеген кисәтү, юлда йөрү кагыйдәләрен тагын бер кабат балаларның хәтерләрендә яңарту максатыннан оештырылды. Балалар белән очрашуга районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы Айрат Әминов килде. Бу хакта бакча мөдире Мөнирә Садриева хәбәр итте.
“Балалар кичәгә алдан ук әзерләнде. Шигырьләр, җырлар өйрәнделәр. Юл кагыйдәләрен әкиятләр, күренешләр аша тасвирладылар. Юл сагында торучы Айрат абыйларының сорауларына да тапкыр җаваплар бирделәр“, – диде җитәкче.

Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы Айрат Әминов балаларны үзләре генә юлларга чыкмаска, машиналар күпләп йөрүче юллар тирәләрендә уйнамаска өндәде. Шулай ук киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булырга тиешлеген дә искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев