Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөлсинә Гайнуллина: Апаста коронавирус йоктыру очраклары юк

Апас үзәк хастаханә йогышлы авырулар табиб-фтизиаторы Гөлсинә Гайнуллинага сездән килгән берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.

( Ришат Җамалиев, “Апастово-информ“.)


“Гөлсинә Хәлимовна, районда теркәлеп яшәүчеләр чит илгә бармый тормыйлар. Аларны күз уңында тотасызмы?“

“1 апрельгә Россия таможнясы, паспорт-виза хезмәтләре аша без районда теркәлеп яшәүче яки яшәү урыны башка җирдә булган шундый 28 апаслы турында төгәл мәгълүматларны беләбез. Алар коронавирус киң таралган чит илләрдән кайтканнар. Һәммәсе аэропорт яки ил чиге аша кичү пунктларында санитар-гигиена контроль тикшерүләре үткән. Шул исәптән аларның һәммәсенә коронавируска тест ясалган. Безнең мәгълүматлар базасында бүгенгә шундый 14 кеше теркәлгән һәм аларның үзләренең, якыннарының һәм гомумән, барыбызның да сәламәтлеген кайгырту максатында һәммәсенең анализлары алынды, көнендә үк оператив рәвештә Казандагы махсуслашкан лабораториягә анализга җибәрелде. Алар 14 көнлек карантин режимына куелды, һәммәсен көндәлек тикшереп тордык. Шуларның җидесендә коронавирус йогышлы авырулары симтомнары юк иде, аларны махсус исәптән төшердек. Калган җидесе әлегә карантинда, аларның үз-үзләрен тотышы, җәмгыятьтән үз-үзен изоляцияләүдә булуын күзәтүдә тотабыз. Тән температураларын, башка симптомнарны көндәлек тикшерәбез һәм инструкция буенча анализлар алабыз, аларны Казанга тапшырып торабыз.“

“Анализлар Казанга ничек илтелә?“

- ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының аерым күрсәтмәсе чыкты, шул нигездә көн саен анализ үрнәкләрен махсус транспорт Идел арягындагы барлык район хастханәләренә килеп җыя һәм үзәкләштерелгән тәртиптә Казанга илтә. Аның нәтиҗәләре 2 сәгатьтән соң безгә җиткерелә. Шуннан соң урыннарда инструкция буенча эш башлана.

“Коронавирус кына димәгән, сезонлы грипп вакыты да бит, Апаста хәл ничек?“

“Шөкер, районда бүгенгә грипп йоктыручылар юк, 18 кешедә тын юлларына салкын тию, ОРВИ очраклары ачыкланды, барысы да тиешле дәва ала, сәламәтләнү юлына басты.“

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев