Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Гомер буе көттем сине, бәхетем...»

Мәрзия кайчан да булса шәхси тормышы булуга өметен өзгән иде инде. Язмыш куласасы әйләнә дә әйләнә, ләкин Мәрзиянең тормышында гына артык үзгәрешләр булмады. Еллар уза-уза ул үзенең тормыш рәвешенә күнде. Ир-атсыз гына, үзе яшәүгә ияләште. Ана булу бәхетен татый алмаячагы белән дә килеште хатын.

Әкрен генә бер тезенә тезләнеп, Мөнир үзен коткаручы хатынның күзләренә төбәлде. Кулын сузып, ул Мәрзиянең учын назлап кына үз учына кысты. Мәрзия исә, ике ел дәвамында үзе өчен иң мөһим кешегә әйләнгән ир-атның үз-үзен болай хикмәтле кылануына елмаеп утыра. Хатын алтмыш ел эчендә беренче мәртәбә әле яшьлек елларында ук ишетергә тилмергән сүзләрен ишетте.

«Мәрзия, минем хатыным бул...»

Мөнир бу сүзләрне әйткәч, Мәрзиянең колаклары чыңлап алды. Аркасы буйлап каз тәне йөгерде, кулындагы бала йоннары кабарып чыкты. Бер тезенә тезләнгән һәм уң кулы белән таякка таянган Мөнир дә бик дулкынланган иде. Ул кабат Мәрзиягә сорау бирде.

«Мәрзия, миңа кияүгә чыгасыңмы?»

Хатын елмайды һәм күзләрен кысып йомды, күзен ачкач бу хәлләр юкка чыкмасмы? Ләкин күзләрен ачкач, ул бәхетеннән балкыган Мөнирне күрде.

«Әйе!» - дип җавап бирде Мәрзия.

***

Мәрзия кайчан да булса шәхси тормышы булуга өметен өзгән иде инде. Язмыш куласасы әйләнә дә әйләнә, ләкин Мәрзиянең тормышында гына артык үзгәрешләр булмады. Еллар уза-уза ул үзенең тормыш рәвешенә күнде. Ир-атсыз гына, үзе яшәүгә ияләште. Ана булу бәхетен татый алмаячагы белән дә килеште хатын. Үзен картайган әти-әнисен карау-тәрбияләүгә багышлармын дип юатты. Әти-әнисе берничә ай эчендә бер-бер артлы дөнья куйды. Мәрзия башта әнисе Шәмсияне, соңыннан бераз вакыт әтисе Солтанны карады.

Хатыны вафатыннан соң Солтан бик боегып калды. Аны югалткач, әтисе бөтенләй көчсезгә әйләнде, бар нәрсәгә гамен югалтты. Солтан хатыныннан аермалы буларак, тавыш-гаугасыз, тыныч тормыш яратты. Ә менә Шәмсия карчык беркем белән дә кәнфитләнеп тормый, уйлаганын кешенең йөзенә бәреп әйтә торган бик дуамал холыклы хатын иде.

Мәрзия гомер буе әнисеннән куркып яшәде. Әнисенең кызуын сүрелдерә ала торган бердәнбер кеше – әтисе иде. Солтан - тыныч, басынкы холыклы, карусыз ир-ат. Гадәттә, мондый кешеләр көнкүрештә «уңайлы» була һәм ул иң көчле дулкынны үзенә ала иде. Хатынының эчендә нинди генә буран дуламасын, ул кирәкле сүзләр табып хатынын тынычландыра ала иде.

Әтисе вафат булгач, Мәрзиянең гомер буе яшәгән фатиры бушап калды, әмма аңа барыбер иде инде. Фатирдагы кабер тынлыгыннан колаклары чыңлый иде, әмма хатын моңа да күнекте. Эштән кайтып керүгә үк, ул өйдәге ике телевизорны да кушып куя. Фатирда үзеннән башка тагын кемдер бар дигән хис барлыкка килә.

Эш Мәрзиянең бар көчен ала, әмма хатын өчен бу ниндидер котылу чарасы кебек иде. Гомеренең күп өлешен Мәрзия университет китапханәсендә эшләп уздырды. Көне буе китаплар арасында булгач, ул матур мәхәббәт тарихлары укыды, берәр кайчан бу серле хисне татып карарга өметләнеп яшәде. Ләкин әнисен авыру аяктан еккач, Мәрзия бу эшеннән китәргә мәҗбүр булды. Ул гел әти-әнисе янында булды, аларны тәрбияләргә өйрәнде, үпкә-рәнҗүләрне эченә йотып һәм елмаеп яшәргә өйрәнде.

Әнисе Шәмсия бик көйсез, кире булды, дарулар эчүдән баш тартып, кулына нәрсә туры килә, шуны алып кызына ыргыта иде. Моңа түзеп тору, әлбәттә, авыр булды Мәрзиягә. Ләкин әнисе авыртуга чыдый алмыйча, кызыннан даруны күбрәк бирүен сорап ялваруы аеруча авыр иде. Мәрзия бу юлны узды һәм әти-әнисен югалткач, бу эшне дәвам итәргә теләвен аңлады. Ул берничә ел үзенә якын булган кешеләрне карады. Ә тагын нәрсә эшли белә ул? Романнар укыймы? Ә болай ул үзен бик файдалы, кемгәдер кирәкле дип хис итә иде.

Мәрзия карт кешеләрне тәрбияләү буенча шәхси пансионат хезмәткәре вакансиясенә гариза язды.

Өлкән һәм авыру кешеләрне шундый оешмаларда карау тәҗрибәсе булырга тиеш диелгән иде таләпләрдә. Хәер, мондый тәҗрибәсе булмаса да, шәхси тәҗрибәсе бар иде Мәрзиянең. Ул карт хатын-кызларга һәм ир-атларга нинди игътибар кирәген бик яхшы белә. Мондый кешеләр Мәрзия кебекләрнең ярдәменә, таянычына, җылы мөнәсәбәтенә бик мохтаҗ, шуңа күрә ул бу эшкә акча өмет итеп түгел, ә йөрәге, җаны кушуы буенча бара иде.

Бераз вакыт узуга ук, Мәрзия пансионатның иң билгеле хезмәткәренә әверелде. Аның эше, үзе турында бик яхшы кайтавазлар булды һәм еш кына картларның туганнары үз якыннарын Мәрзия караячагын белгәч, нәкъ шушы пансионатка өстенлек бирәләр иде. Ләкин пансионатта яшәгән һәр кеше дә өлкән яшьтә түгел.

Берсендә пансионатка әле генә алтмыш яше генә тулган бер ир-атны алып килделәр. Ул элек профессиональ спортчы булган, инсульт кичергән һәм актив, сәламәт ир-аттан ярдәмчесез балага әйләнде. Үзенә мохтаҗ булган кешеләрне Мәрзия шулай дип атый. Ул аларны үзләренең балалары дип әйтә. Ә ирне пансионатка алып килгән хатыны бөтенләй алай уйламый иде...

Берсендә шәхси пансионат директоры Мәрзияне үзе янына чакыртты. Кабинетта директор үзе генә түгел иде. Карап торышка кырык яшьләр чамасындагы бу хатын бик кәттә күренә иде – кызыл иннек буяган иреннәре лакланган биек үкчәле туфлиләре һәм кызыл сумкасы белән бик төс булып тора. Альбина исемле ханым икән. Ул ни өчен килүен кыскача гына аңлатып бирде. Аның ире Мөнир элекке профессиональ спортчы, бик җитеш тормышлы кеше булган. Хәзер исә инсульт кичергән һәм «яшелчәгә» әйләнгән икән. Мәрзиянең бу сүзләрдән йөрәге кысылып куйды. Мәрзиянең бу сүзне җене сөйми иде. Ул үзе караган кешеләрнең күзләренә караганда, ул күзләрдә кешеләрнең дәрт-дәрманын, борчуларын, газапларын һәм ихтыяҗларын күрә иде. Кешене шулай дип атарга теле әйләнми аның, бигрәк тә якын кешеңне. Ә менә бу чибәркәй алай уйламый иде, ул ирен тиешле тәрбия белән тәэмин итәргә теләвен, әмма вакыты тыгыз буу сәбәпле аңа күп вакыт сарыф итә алмавын әйтте. Шуңа күрә бу пансионат турында бик күп уңай кайтавазлар ишеткәч, ирен шушында китерергә уйлаган.

Пансионат директоры Альбинага ирен иң яхшы хезмәткәр Мәрзия караячак дип аңлатты. Альбина Мәрзиягә карап мәҗбүри генә елмаеп куйды һәм директорга рәхмәт әйтеп, бу мәсьәләнең финанс ягы турында сөйләшә башлады. Мәрзия директор кабинетыннан чыгып китте.

Икенче көнне Мөнирне алып килделәр. Аннан күзне алырлык түгел иде. Өрлек кадәр гәүдәле, матур йөз чалымлы ир-ат пансионатта яшәүче беркемгә дә охшамаган, барысыннан да аерылып тора иде. Мускуллары уйнап торган ир-ат инвалид креслосында утыра. Әмма күз карашы буш, бар нәрсәгә битараф иде аның...

Мәрзия пансионат директорыннан Мөнир узарга тиеш тернәкләнү программасы турында сорашты. Аңлашыла, Мәрзия ирне нормаль тормышка кайтарырга ярдәм итә торган ниндидер күнегүләр ясатырга тиеш. Ләкин директоры моның бик катлаулы очрак булуын, тернәкләнү программасының ярдәме тию бик икеле булуын әйткәч, Мәрзия бик гаҗәпләнде. Өстәвенә, Мөнирнең хатыны Альбина да моның кирәге юк дигән... Пансионат хезмәткәрләреннән таләп ителгән нәрсә - ир-атны тиешле тәрбия, ярдәм белән тәэмин итү. Бер нәрсәне ачык аңлады Мәрзия, бу хатын Мөнирнең мәңгелеккә инвалид арбасында һәм шушы пансионатта калуына бер дә каршы түгел...

Әмма Мәрзия моны теләмәде, ул дилбегәне үз кулына һәм үз җаваплылыгына алды. Башта Мөнир белән озаклап сөйләште, тора-бара аның белән сөйләшкәндә күзләрендә очкын барлыкка килгәнен күрде. Соңыннан Мөнир үзе дә сөйләшергә тырышты. Башта ул аңлаешсыз нидер мыгырданды гына, әмма Мәрзия аны аңлый алды. Мәрзиянең Мөнирне кире гадәти тормышка кайтаруын бөтен пансионат күзәтте.

Берничә айдан Мөнир кул бармакларын кыймылдата башлагач, бөтенесе дәррәү кул чапты. Ә инде бер ел чамасы узгач, ир әкренләп аягында да басып тора башлады һәм аерым сүзләрне аермачык әйтә башлады.

Ике елдан соң Мөнир аксап-туксап булса да пансионаттан китте. Ләкин башта ул хатыны янына бармады, ә Мәрзия янына күчендә. Мөнир барлыкка килгәч, Мәрзиянең фатирына да ямь, җан кереп киткәндәй булды.

Мөнир хатыны янына кайбер әйберләрен алырга кайткач, Мәрзия аны таксида көтеп торды. Мөнир өйдән чыкканда хатыны Альбинага әйткән сүзләрен ишетте Мәрзия.

«Кирәкле мизгелдә яныңда үзең кебек түгел, Мәрзия шикелле кеше булыр дип өметләнәм», - диде Мөнир.

Мөнир үзе артыннан ишекне япты да, аксый-аксый такси машинасы янына килде. Ә бу вакытта Альбина Мөнирнең сумкасын машина багажнигына куйганын һәм арткы утыргычка кереп утырганын тәрәзәдән карап тора иде. Хатыны Мөнирнең үзе генә булмавын сизмәде.

Бер ел узгач, Альбина урамда очраклы гына Мөнирне күрде. Ир әле һаман да бераз аксый иде, үзе бер хатын-кызны җитәкләгән. Альбина элекке ирен күргәч, яңагы тартышып куйганын, кул бармаклары кысылганын сизде.

Аерылышканнан соң Мөнир мал-мөлкәтенең яртысын алды. Ә бу өлешне Альбина уй-хыялларында инде әллә кайчан туздырып бетергән иде. Ләкин хатын әле бу гына ахыры түгелдер дип курыкты, чөнки Мөнир адвокат яллап, калган байлыкны да элекке хатыныннан алырга сүз бирде. Әмма ул вакытта Мөнир Альбинага әле бераз рәхәттә яшәп кала аласың дигән иде, чөнки алар Мәрзия белән туй сәяхәтенә җыена, шуңа күрә элекке хатыны белән милек бүлешү кайгысы түгел иде Мөнирдә.

Альбина бу бәхетле парга карап уйга калды. Ул бу хатыннан нәрсәсе белән ким һәм шулай ярык тагарак алдында калырлык итеп нәрсәне дөрес эшләмәде соң? Бу сорауларга җавап аермачык иде, әмма Альбина аны мәңге кабул итәчәк түгел. Ә Мәрзия исә үзен бернинди сораулар белән дә бимазаламады, ул бары тик сөйгән кешесе өчен яшәде, аңа үз шатлыгын, ярату-назын, җылысын бирде. Ә Мөнир боларның барысын да рәхмәтле булып кабул итте һәм үзенең яшәү мәгънәсенә әверелгән хатын-кызын бәхетле итү өчен кулыннан килгәннең барын да эшләргә тырышты.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/gomer-bue-kottem-sine-baxetem-5853168

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев