Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ГТО нормативлары апаслыларны сәламәт яшәргә өйрәтә

ГТО нормативларын тапшыру кеше огранизмына уңай йогынты ясый.

(28 гыйнвар, “Апастово-информ”).


ГТОның нигезендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау ята. Барыннан да бигрәк ул кеше организмына уңай йогынты ясый.
“ГТО – ул үз-үзен белән көч сынашу. ГТО нормативларын тапшыруга әзерләнү физик көчне генә түгел, ә уйлау сәләтен дә арттыра. Спорт белән шөгыльләнүнең эчке халәткә дә тәэсире зур. Иммунитетны ныгытырга, стресслардан, йокысызлыктан, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан арынырга ярдәм итә. Спорт белән шөгыльләнү организмны чистарту, ябыгу өчен дә төп чара булып тора”, - ди райондагы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын тормышка ашыру буенча белгеч Илшат Хәбибуллин.
ГТО комплексы нормативларын тапшыру буенча районда максатчан эш алып барыла. Узган елда 600 райондашыбыз нормативларны уңышлы гына тапшыруга ирешкән. 150 апаслы алтын, 111 кеше көмеш һәм 107 райондашыбыз бронза билгеләренә ия булган.
Февраль аенда “Кышкы ГТО фестивале” үтәчәк. Биредә барлык райондашлар да катнаша алачак.(0+)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев