Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гүзәлләнә сәнгать мәктәпләре

“Мәдәният” милли проекты кысаларында, Татарстан сәнгать мәктәпләрендә капиталь ремонт бара.

(8 июль, “Апастово-информ”).


Быел “Мәдәниятле мохит” региональ проекты кысаларында, 18 белем бирү учреждениесе, шул исәптән, 17 сәнгать мәктәбе һәм Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыкаль көллияте реконструкцияләнәчәк. Бу максатка 580,12 млн. сум, шуның 249,47 миллионы федераль бюджеттан һәм 330,65 млн. сумы республика бюджетыннан акча бүлеп бирелгән.
Яңартылган биналарны быелгы уку елына файдалануга тапшыруны планлаштыралар. Кайберләрендә ремонт эшләре графикны узып алып барыла. Мисал өчен, Яшел Үзәндәге балалар сәнгать мәктәбендә эшнең яртысыннан артыгы инде башкарылган. Тәрәзәләр алыштырылан, электромонтаж һәм түбә ябу эшләре төгәлләнгән. Ягу системасы ремонтланган һәм яңартылган. 100 яктырткыч куелган. Биналарның стена буйлары бетонланган.
“Мәдәният” милли проекты кысаларында, эш берничә юнәлештә алып барыла. Сәнгать мәктәпләренә музыкаль инструментлар, уку кирәк-яраклары, компьютерлар, мебель, тавыш җиһазлары, оргтехника бирелә. Ә укытучылар квалификацияләрен күтәрәләр.
Быел 11 балалар сәнгать мәктәбенең материаль техник базасы яңартылачак. Шулай ук, 3 һөнәри белем бирү оешмасының материаль техник базасын яхшырту күздә тотыла. Балалар сәнгать мәктәпләрендә эшләүче 40 педагог квалификацияләрен күтәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев