Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Иң матур җирлек“ бәйгесе тәмам

Район башлыгы тарафыннан игълан ителгән “Иң чиста һәм төзекләндерелгән, матур авыл, ишегалды, урам“ бәйгесенә нәтиҗәләр Республика бәйрәме барышында яңгырады. Һәр номинация җиңүчеләренә 150, 100, 50 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.

(31 август, “Апастово-информ“).


“Иң чиста һәм төзек авыл“ номинациясендә беренче урынны – Сатмыш, икенче урынны Югары Балтай, өченче урынны Кече Күккүз авыллары яулады.

“Иң матур урам“ номинациясендә беренче урында – Апасның Сара Садыйкова урамы, икенче урында – Апасның Ленин урамы, өченче урында – Иске Әнәле авылының Совет урамы.

“Иң матур ишегалды“ номинациясендә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр катнашты. Алар йорт яннарын чәчәкләргә күмгәннәр. Чисталык-пөхтәлек тә биредә беренче урында.
Беренче урынга Завод урамында урнашкан 21 йорт ишегалды лаек булды. Салават Кәримов урамында урнашкан 5нче йорт ишегалды икенче урынны алды. Өченче урында – Свияжский бистәсенең Шоссе урамы, 4 йорт хуҗалары.

Апаста яшәүче Рамил һәм Раилә Хәбибуллиннар, Хәлил һәм Мәдинә Мәгъсумовлар да төбәгебезне матурлау, ямьләү эшенә зур өлеш кертәләр. Иҗади эшләүче, үткәннәрне барлаучы әлеге гаиләләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары, Апас районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан истәлек медальләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев