Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Идел буе төбәге балалар йортларының онлайн-фестивалендә катнашучыларны хупларга чакыралар

2020нче елда республикадан Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама, Алабуга һәм Казан шәһәренең Идел буе районнарыннан 17 тәрбияләнүче бала бу фестивальдә катнаша.

(22 октябрь, “Апастово-информ”).


Катлаулы эпидемиологик хәл булганга күрә, “Балачакны кайтару” дип аталган төбәк фестивале - балалар йортларына ярдәм итүгә багышланган чара беренче тапкыр дистанцион рәвештә уза.
Тулаем алганда, бу проектта Идел буе федераль округыннан 12дән алып 18 яшькә кадәрле 260 ятим бала катнаша.
Фестивальнең максаты - Идел буе федераль округындагы балалар йортларында тәрбияләнүче һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга профориентация, мәдәни һәм спорт ягыннан ярдәм күрсәтү.
“Сайтка кереп, фестивальне караучылар өчен, Башкортстан республикасыннан бу чараны оештыручылар республика буенча виртуаль сәяхәт, башкорт милли ризыкларын әзерләү буенча мастер-класс һәм башка төрле кызыклы чаралар тәкъдим итәләр”, - дип, билгеләп үтә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев