Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игътибарлы булыйк! Яшьләребезгә яңа афәт яный

Балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү буенча районның ведомствоара комиссиясе утырышында да сүз яшьләр арасында чыккан куркыныч мавыгулар хакында барды.

Комиссиянең чираттагы утырышы Кильдураз мәктәбендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина рәислегендә үтте. Биредә ата-аналар да катнашты.
Соңгы арада яшьләр арасында кулланыш тапкан снюс күпләрне куркуга салды. Комиссия вәкилләре да әлеге продуктның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы, яшь бала организмына йогынтысы күңелсез нәтиҗәләргә китерүен билгеләп үтеп, әти-әниләргә киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр.
- Аны бүген суыра торган конфет, мармелад, сагыз рәвешендә теләсә нинди кибеттән бернинди чикләүләрсез сатып алып була. Снюс куллану балалар сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Аны куллану нәтиҗәсендә канга зур микъдарда никотин эләгә һәм организмны агулануга китерә. Шулай ук "авыз куышлыгы авырулары" килеп чыгу куркынычы да яный. Тешләр какшау, пародонтоз, уртлар авырулары, яман шеше авыруылары килеп чыгуы да күзәтелә, - дип борчуларын белдерде комиссия вәкилләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев