Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ике төн бәясеннән өч төн“: Республикада туристлар өчен кызыклы тәкъдимнәр кертелде

Чикләү чараларыннан акыртынлап чыгу сәбәпле, туризм буенча Татарстан Дәүләт комитеты җәйге чорда кризиска каршы чаралар эшләде

Татарстан туризм өлкәсендәге вәкилләр Россия кунаклары өчен җәйге ял чорына күп кенә кызыклы тәкъдимнәр әзерләделәр. Бу хакта бүген “Татар-информ“ матбугат агентлыгына Республикабызның туризм буенча Республикабызның Дәүләт комитеты рәисе хәбәр итте.
“Бу тәкъдимнәр республикабыз буенча сәяхәт итүче Россия һәм региональ туристлар өчен гамәлдә санала. Аларны туризм буенча Республика Дәүләт комитетының рестораторлар һәм отельерлар белән берлектә эшләделәр. Гаилә ялы өчен махсус “Икегә бер өстәлә“ акциясе башлана. Бу акциядән файдаланучы гаилә 12 яшькә кадәрге баласы өчен бушлай урын белән тәэмин ителә.
“Ике төн бәясе белән өч төн“ дип исемләнгән тагын бер акция тәкъдим ителә. Бервакытта ике төнгә дип алынган урынга тагын бер көн бүләк итеп өстәлә.
Бу акцияләр белән файдаланучы кунакханә кунаклары бүләккә - башкалабыз Казан буйлап ике сәгать бушлай сәяхәт итү мөмкинлеге алачак.
Бу акцияләрдә барлыгы Казанның 24 кунакханәсе катнашачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев