Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ихластан пешерсәң, ризык тәмле була

Кызыл Тауда яшәүче Дания апа Аитова – тәмле итеп аш-су әзерли. Аның камыр ризыклары телеңне йотарлык була.

(15 октябрь, “Апастово-информ”). 
 
Дания апа аш-су серләренә әнисе Михриҗиһаннан өйрәнгән. Аның янәшәсендә беренче ризыкларын да пешергән. 
 
«Әнием бик оста һәм тәмле куллы иде. Кунак уздырган авылдашларга да камыр ризыклары пешереп бирде. Аның пешергән кабартма, юка, кыстыбыйларының тәме әле дә тел очында тора. Хәзер дә балалар: “Дәү әнинеке кебекне пешерәсеңме?“ дип сорыйлар. Һаман өйрәнәм. Әнигә җитешеп булмый шул әле”, – ди ул. 
 
Дания апа үзе дә аш-суны бик яратып әзерли. Камыр ризыклары да күпереп пешә. 
 
«Бар күңелеңне биреп, ихластан пешерсәң, ризык тәмле була. Кайчакларда “Тәмлерәк булсын әле“ дип артыграк та тырышасың, ул көнне син көткәнчә чыкмаска да мөмкин. Яхшы кәеф белән тотынып, ашыгып кына пешергән камырлар аеруча күпереп пешә. Ризык ул кәефне дә, кайбер кирәкле әйбереңнең җитеп бетмәвен дә тиз сизеп ала, – ди Дания апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев