Икмәк язмышы өчен көрәшкә укытучылар да кушыла
Аграр көллият хезмәткәре Рафис Хәбибуллинны да кырда очраттык. Ул да җәйге вакытын изге эшкә - икмәк язмышы өчен көрәшкә багышларга уйлаган.
“Уракны матур гына башлап җибәрдек. Иң беренче бункерны мин тутырдым. Димәк, амбарга иң беренче булып мин җыйган бөртекләр кайта. Икмәк игү – изге эш ул. Бу һөнәр миңа чит түгел”, - ди Рафис.
“Апас-Мол” агрофирмасының 37 комбайны уракка чыгарга әзер. Механизаторлар белән тәэмин ителгән. “МТК Ак Барс” оешмасыннан да комбайннар ярдәмгә килер дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев