Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Икътисади тәрбия балалар бакчасыннан башлана

Соңгы вакытта балалар бакчаларында икътисади тәрбия бирү юнәлеше барлыкка килде. “Кояшкай” балалар бакчасында үткән семинар-киңәшмәдә сүз балаларга икътисади тәрбия бирү үзенчәлекләре хакында барды.

Тәрбиячеләр “Кояшкай” балалары катнашында ачык шөгыльләр, икътисади әкият, мастер-класслар карадылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Балалар бакчасы мөдире Динара Ибәтуллина килгән кунакларны бакча бинасы, аның эшчәнлеге белән таныштырды.
- Бакчабызга 196 бала йөри. Алар бик теләп, шатланып киләләр. Биредә балалар өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Бинабыз якты, чиста, заманча төзекләндерелгән. Без балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү һәм алар аша танып белү, тел үсешенә ирешү юнәлешендә эш алып барабыз. Тәрбиячеләребез hәр бала белән төрле юнәлештә эшлиләр. Кызыклы, үз эченә уен компонентларын, төрле эшчәнлек төрләрен алган шөгыльләр үткәрәләр. Әти-әниләр белән дә дустанә мөнәсәбәттә без, - дип белдерде бакча мөдире.
Тулырак “Йолдыз” битләрендә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев