Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илебездәге иң зур кырмыска оясын табучы - “Татар информ” журналисты

Россиянең рекорд Китабында теркәлгән кырмыска оясы Кукмара районында урнашкан.

(22 октябрь, “Апастово-информ”).


“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы татар редакциясенең баш мөхәррире Рәмис Латыпов Россиядә иң зур кырмыска оясын теркәде.
Әлеге кырмыска оясы беренче мәртәбә узган елның октябрь аенда журналист тарафыннан Кукмара районында табылган иде. Аның биеклеге 220-235 см, диаметры 440 см.
Табышны раслау өчен күп кенә фото һәм видеоматериаллар төшерелде.
“Бу кырмыска оясы рекордын күрсәтү - Татарстандагы табигатьнең гаять дәрәҗәдә бай булуын раслау иде, - дип саный Рәмис Латыпов. - Бездәге урманчылар һәм халык табигатькә сакчыл карый”.
“Кукмара ягында халык та, кырмыскалар да бик тырышлар”, - дип шаярта журналист.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев