Ильмира Нәгыймова әбисе турында көтелмәгән яңалык әйтте
«Татар җыры» фестивалендә сәхнә артында блогер Олеся Лесная татар эстрадасы җырчылары турында яңалык ачарга тырышты. Һәм «шок-контент»ны ул Ильмира Нәгыймовада тапты.
«Әйе, әти ягыннан әбием керәшен – Анастасия Петровна. Бабай – татар, әби – керәшен. Минем балачагым Минзәлә районы Гришкино авылында узды. Хәзер дә без анда еш кайтабыз. Әти белән аңа йорт салабыз. Минем аның турында сөйләгәнем юк. Милләтнең начары юк. Үз туганнарым белән горурланам», – диде җырчы.
Чыганак:https://intertat.tatar/news/ilmira-nagyimova-abise-turynda-kotelmagan-yanalyk-aitte-5871645
Фото:Видеодан скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев