Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Инженерлар бик матур районкүләм бәйрәмгә нигез салды

Аны оештыруда заманында Крупская исемендәге колхоз председателе булып эшләгән атаклы Мәхмүт ага Сәлахов һәм төрле елларда “Сельхозтехника“, районара авыл хуҗалыгы техникасы базасы директоры, бүген зур автопредприятиене җитәкләүче Илдус Кадыйров башлап йөрде.

Узган шимбәдә Апас Сабантуй аланында район тарихында беренче тапкыр инженерлар көне үткәрелде. Аны оештыруда заманында Крупская исемендәге колхоз председателе булып эшләгән атаклы Мәхмүт ага Сәлахов һәм төрле елларда “Сельхозтехника“, районара авыл хуҗалыгы техникасы базасы директоры, бүген зур автопредприятиене җитәкләүче Илдус Кадыйров башлап йөрде. Төрле елларда районда эшләп киткән кичәге җитәкчеләр, лаеклы ялда булучылар һәм бүген урыннарда инженер булып эшләүчеләр очрашуны оештыручыларга бик зур рәхмәт әйттеләр. Очрашу мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алу, Корьән сүрәләрен тыңлау, дога кылудан башланып китте. Каратун Мәдәният йорты үзешчәннәре бик матур концерт программасы әзерләгән иде.

Бу чарада район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров катнашты һәм чыгыш ясады. Тулырак язмабыз-“Йолдыз“ның киләсе саннарында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев