Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ирада Аюпова Рөстәм Миңнехановның мәдәният өлкәсенә ярдәме зур булуын белдерде

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Андрей Кузьминга биргән интервьюсында социаль челтәрләрдә, виртуаль концерт залларында мәдәни чаралар карау һәм Рөстәм Миңнеханов мәдәнияткә ярдәме турында сөйләде.

(15 август,"Апастово-информ").


-Рөстәм Миңнеханов инде 10 ел республика белән җитәкчелек итә, һәм бу вакыт эчендә 10 млрд сум музейларга инвестицияләнгән. Бүген реставрация таләп ителә торган музей биналарын бармаклап санарга мөмкин. 

Рөстәм Нургалиевич Казан яшь тамашачылар театрына визит белән килде, һәм без аңа театрны киләчәк ремонтлауның концепциясен һәм перспективаларын тәкъдим иттек. Мин анда ремонт башлануын бик телим.


Бүген Ленин мәдәният йортында, «Сәйдәш» мәдәният йортында, Сәет Галиев мәдәният йортында һәм башка үзәкләрдә искиткеч шартлар тудырылды һәм ремонт ясалды. Зинаида Ушкова йортын реставрацияли башлаячаклар һәм тиздән Алафузов театры ачыла. Тиздән Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда ремонт төгәлләнәчәк. Барлык муниципаль районнарда мәдәният сарайлары тиешле дәрәҗәдә. Республиканың кечкенә торак пунктларында да зур шәһәрләрдәге кебек мәдәният биналары бар. Ягъни иҗат өчен шартлар тудырылган.

Быел Владимир Путин сәнгать мәктәпләренә капиталь ремонт ясау программасын анонслады, Рөстәм Нургалиевич ярдәме белән без аны алдан ук формалаштырдык. Быел ук без 17 сәнгать мәктәбен куллануга тапшырабыз. Моның өчен республика һәм федераль бюджет акча бүлеп бирде. РФ Мәдәният министрлыгы линиясе буенча 50 млн. сум тирәсе акча алдык, - дип белдерде Ирада Әюпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев