Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Иремнең тагын бер гаиләсе бар икән…»

Вахта ысулы белән эшләүче ирләрнең төрлесе бар шул.

Бер хатын-кыз «Вконтакте» социаль челтәренең «Подслушано Уфа» төркемендә иренең тагын бер гаиләсе булуын беләгәнлеге турында язган. Шулай ук, төркемдә утыручылардан, бу очракта ни эшләргә, дип, киңәш сораган. Бәлки, сез берәр киңәш бирерсез, түбәндә язмасын калдырам.

«Ирем 19 ел дәвамында Себер якларында эретеп ябыштыручы булып эшли. Дөресен генә әйткәндә, беренче елларда аның белән бер айга аерылышып тору авыр иде. Ә арытаба өйрәндем, хәтта бер айдан озаграк өйдә тора башласа, җенем котыра башлый иде. Әмма мин аны бик нык яратам. Ул һәрвакыт күз алдымда яхшы ир, әти кебек иде.

Тик бер көнне бер яңалык белдем. Аның Себердә тагын бер гаиләсе бар икән. Каян белдең, дип сорарсыз: кесә телефонында сөяркәсе белән язышкан смсларын таптым. Аның тагын ике баласы бар, аларга фатир да алып биргән.

Арытаба ирем дә бу хәбәрнең дөрес икәнен раслады. Ул гафу да үтенмәде. Аның сүзләре буенча, ул ике гаиләне дә тигез ярата. Ә миңа бу очракта ни эшләргә? Өч баламны күтәреп, өйдән чыгып китәргәме?» — дип язган ул.

Чыганак: https://tatar-today.ru/2022/05/75715/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев