Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иртәгә йолдызларны күзәтегез!

Иртәгәсе көннең сынамышлары игътибарга лаек.

  25 октябрь төнендә йолдызлар бик якты булса, салкыннар килүен көткәннәр. Бу төндә күктә чагу йолдызлар күп булса, кузаклылар уңышы мул булачак, дип ышанганнар. Ә менә йолдыз атылса, көчле җилгә әзер булырга кирәк икән.

  Тагын бер бик кызыклы һәм сәер сынамыш. Бу көннәрдә тормышына уңыш бик кирәк булган кешеләр төнлә озын таяк башына тукыма бәйләп, аңа ут төрткәннәр һәм, мөмкин кадәр биегрәк күтәреп, теләк теләгәннәр. Имеш, шулай “бәхетле йолдыз”ларын җылытканнар...

  25 октябрьдә беркемне дә рәнҗетергә, үпкәләтергә ярамый. Хайваннарны да, кешеләрне дә. Югыйсә, зур күңелсезлек килергә мөмкин.

  Иртәгә кычкырып-шаркылдап көлмәгез. Соңыннан еларга туры килмәсен өчен.
  Кер юу, ремонт, бәйләү-тегү кебек эшләргә иртәгә тотынмый торсагыз була. Гаилә бәхете качмас.

  Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2024-10-24/irt-g-yoldyzlarny-k-z-tegez-3981603?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

  Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/beautiful-shining-stars-night-sky_7631083.htm#fromView=search&page=1&position=1&uuid=15494433-97ff-40d7-9523-335e0481f89b

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев