Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ишек кадәр егетләр кисеп аударган агач сыман авып кала иде. Ачлыктан тәрәз яңакларын кимерә идек. Чүплектә безгә бирмәгән бәрәңгеләр ята иде. Төнлә шунда шуышып барган бик күпләрне аттылар»

Безнең дәү дәү әтиебез Хисамов Габдулла Хисаметдин улы 1923 нче елның 7 февралендә Мәскәү шәһәрендә туа. Бик тиздән, дәү әтигә бер яшь чамасы вакытта, аның әтисе вафат була. Әнисе туган ягы, Апас районы Урта Балтай авылына күчеп кайта. Дәү әти авылда үсә, кырда төрле хезмәтләр башкара, атлар карый. Илебездә Бөек Ватан сугышы башлана. 1942 нче елда, 17 яшьлек егетне фронтка алалар.

Хәрби өйрәнүләр узу өчен иң элек Суслонгер лагерына озаталар. Бу вакытта Суслонгерда хәрби диверсия бара: Совет солдатларын юк итәргә! Берни аңламаган яшь егетләрне ач, ялангач килеш урманда калын имәннәр күтәртеп йөртү, чокырлар казыту кебек мәгьнәсез эшләр белән көчсезләндерәләр. Көнгә бер стакан су һәм шырпы тартмасы кадәр икмәк кенә бирәләр. "Ишек кадәр егетләр кисеп аударган агач сыман авып кала иде. Ачлыктан тәрәз яңакларын кимерә идек. Чүплектә безгә бирмәгән бәрәңгеләр ята иде. Төнлә шунда шуышып барган бик күпләрне аттылар",- дип сөйли иде дәү әти. Аннан аларны Ленинград фронтына җибәрәләр. Бу вакытларда Ленинград өчен бик көчле бәрелешләр уза. "Атышлар вакытында Нева елгасында су түгел, кан ага иде",- диеп сөйләгәне истә калган дәү әтинең. Разведка группасында хезмәт иткән дәү әтине бер иртәдә снайпер пулясы таба. Уң як колагын, кулын, иң башын җәрәхәтләп, йөрәгенә 3 мм калгач туктый пуля. Аны аңсыз килеш бер шәфкать туташы урманнан табып ала. Ярты еллап госпитальләрдә дәваланып, ишетмәгән колак, күтәрелмәгән кулы белән демобилизацияләнеп кире авылына кайта ул. Гомере буе атлар карый, янгын сүндерүче булып хезмәт итә. Дәү әниебез Шәһриҗиһан белән 3 кыз, бер егет тәрбияләп үстерәләр. 9 май- Җиңү көне якынлашканда дәү әти орден-медальләрен кәчтүменә тага, бик дулкынлана, безгә хәтирәләрен сөйли иде. Бу көн кечкенәдән безнең гаилә өчен бик кадерле! Матур гомер итеп, якты хатирәләр калдырып дәү әтиебез 2010 елның февраль аенда бакыйлыкка күчте. Без сине, синең Җиңүгә керткән тиңдәшсез батырлыгыңны, дәү әтиебез, беркайчан да онытмабыз. Тыныч йокла, дәү әтием!

#МойГеройМояСемья #БессмертныйПолк #БессмертныйПолкТатарстан #БессмертныйПолк2024
#МинемГеройМинемГаилә
#МБОУТабарЧеркийскаяСОШ
#МБДОУТабарЧеркийскийдетскийсад

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев