Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Әнәле авылында Бөек Җиңү көненә багышланган митинг узды

Бөек Ватан сугышында батырларча башларын салган, арабыздан киткән авылдашлар бер минутлык тынлык белән искә алынды, авылдагы үзәк мәйданда булдырылган мемориалга веноклар салынды.

(8 май, “Апастово-информ”).
Митингта авыл халкы һәм тыл хезмәтчәннәре катнашты. Иске Әнәле башлангыч мәктәбе укучылары, балалар бакчалары нәниләре, “Кояшкай” балалар бакчасы балалары шигырьләр, җырлар аша матур тормыш бүләк иткән ветераннарга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Район хакимияте вәкиле Илгизәр Фәхретдинов район җитәкчелегенең бәйрәм котлавын юллады.
Шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина тылда хезмәт куйган авылдашларга, сугыш чоры балаларына олы хөрмәт хисләрен белдерде, бүгенге көндә Казан шәһәрендә гомер итүче авылдашлары Наил Гөбәйдуллинның да җылы сәламнәрен, бәйрәм котлауларын ирештерде. Ул шулай ук яшь буын арасында патриотик тәрбия хисләре тәрбияләүнең дә мөһимлеген ассызыклап узды. Һәм бу юнәлештә актив эш алып барган Иршат Гыйлҗевка истәлекле медаль тапшырды.
Авылның имам-хатыйбы Мостафа хәзрәт бакыйлыкка күчкән авылдашлар рухына изге догалар кылып, бүгенге махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.
Бәйрәм тантанасында сугыш чоры балалары – бүгенге көндә авылның иң өлкән кешеләре, читтә яшәүче кунаклар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары катнашты.
“Ә мин яшьлегемә кире кайтмас идем. Чөнки ул күңелдә авыр хатирәләр белән уелып калды. Ачлык, юклык белән узды. Яшьлектә күрмәгән рәхәтне картлык көнемдә күрергә насыйп булды. Мул тормышта яшим”, - диде Шәһит абый Нәбиуллин.
Чара район мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруында патриотик рухтагы җырлар белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев