Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Әнәле авылында яшәүче Шиһабиевлар гаиләсе ТАССР төзелүнең 100 еллыгы истәлек билгесе белән бүләкләнде

Мансур абый белән Гөлсинә апа Шиһабиевлар озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләп, район үсешенә зур өлеш керткән чын хезмәт кешеләре.

(9 июль, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


ТАССР төзелүнең 100 еллыгы истәлек билгесен Мансур абый белән Гөлсинә апа Шиһабиевларга район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев тапшырды.
“Сезгә олы хезмәтегез, районыбыз, республикабыз үсешенә лаеклы өлеш керткәнегез өчен олы хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез”, - диде ул, ихлас теләкләрен юллап.

Мансур абый белән Гөлсинә апа Шиһабиевлар озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләп, район үсешенә зур өлеш керткән чын хезмәт кешеләре.
Мансур абый иң элек Чүрибураш МТСында, аннан соң озак еллар тракторчы булып эшләгән. Вакыт белән исәпләшмичә, көне-төне намус белән хезмәт иткән ул. Гөлсинә апа да гомеренең 46 елын туган җиренә хезмәт итүгә багышлаган. Озак еллар сыер савучы булып эшләп, лаеклы ялга чыга.
“Эшләдек тә эшләдек. Хезмәттән ямь табып яшәдек. Эшебезне җиренә җиткереп башкарырга тырыштык. Һәр хезмәт көнебезне сагынып искә алабыз”, - диләр алар.

Мансур абый белән Гөлсинә апа 60 елга якын соклангыч һәркемгә дә үрнәк гаилә булып гомер кичерә. Биш балаларын да тырыш, хезмәт сөючән итеп тәрбияләгән алар. Балалар да матур гаилә корып, зур йортлар торгызып, акыллы балалар үстереп, зур уңышлары белән сөендереп торалар. Газиз әти-әниләре өчен иң зур бәхет алар.

“Балаларыбыз читкә китмичә, авылны сайлады. Шуңа сөенеп туя алмыйбыз. Һәр көнне чиратлашып килеп, хәлебезне белеп, булышып торалар. Киленнәребездән, киявебездән дә бик уңдык. Оныкларыбыз да бик акыллы, нәни оныкчыкларыбыз да үсеп киләләр”, - дип Гөлсинә апа.

Гомере буе ару-талуны белмәгән Шиһабиевлар бүген дә тик кул кушырып утырмый. Балалар килгәнен дә көтеп ятмыйча, ял иттереп йорт эшләрен дә үзләре башкарып куялар. Бакча тулы яшелчәсен, җиләк-җимешен, ишегалдын, каралтысын тутырып кош-кортлар асрыйлар. Заманадан артта калмыйча йорт тирәсен дә заманча төзекләндереп, яңа җиһазлар белән баетып торалар.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгы истәлек билгесенә ия булу Мансур абый белән Гөлсинә апа өчен көтелмәгән бәхет булды. Алар күз яшьләре аша район җитәкчелегенә олы рәхмәтләрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев