Иске Әнәледә нәниләр өчен бәйрәм
Иске Әнәле авылында мәктәп балалар бакчасы һәм клуб янәшәсендә балалар мәйданчыгы бар.
Әлеге мәйданчыкта нәниләр өчен күңелле чара узды. Сабын куыгы оча торган савытлар алып килеп, балаларга бер күңелле ял бүләк итте өлкәннәр. Төрле уеннар оештырылды, китаплар һәм күчтәнәчләр тараттылар. Клуб мөдире һәм китапханәче апалары балаларны тагын көтеп калуларын әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев