Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Йомралы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды

Апасның мәдәният хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы, район оешуның 90 еллыгы уңаеннан мәдәни чараларга әзерлек эшләрен башлады

Иске Йомралы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды. Биредә айлык эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды һәм 2020 елгы бурычлар билгеләнде. Шулай ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы, район оешуның 90 еллыгы уңаеннан мәдәни чараларга старт бирелде. Әлеге чаралар үз эченә җирлекләрнең хисап концертларын, төрле күргәзмә, стендларны һәм спектакль, КВНнарны алачак. Тыл һәм хезмәт ветераннары, күренекле райондашларыбыз белән очрашу кичәләре дә узачак.
Очрашу азагында түгәрәк гомер бәйрәмнәрен билгеләп узучы мәдәният хезмәткәрләре бүләкләнде. Алар хөрмәтенә концерт та оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев