Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Йомралы мәктәбендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан фотозона эшли

Иске Йомралы урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган фотозонада һәркем фотога төшә ала.

(Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


Фотозона Бөек Ватан сугышы елларына алып кайта. Ул тарихи чынбарлыкны чагылдырган. Фотозона яшь буында патриотлык хисе тәрбияләү, тарихыбызны онытмау максатыннан ясалган. Бүген кулланылышта булмаган, инде музейларда гына саклана торган әйберләр күргәзмә итеп куелган. Күренекле кешеләребез, республика, район үсеше өчен зур өлеш кертүче якташларыбыз да үрнәк итеп куелган. Иске Йомралы мәктәбе директоры Гөлүсә Галләмиева шул хакта хәбәр итте.
“Укучылар да, укытучылар да фотога төшә. Шушында ук ачык дәресләр уздыру, һәр экспонат, аның тарихы белән тулысынча ташыну мөмкинлеге бар. Семинарга килгән тәрбия эше буенча директор урынбасарлары да аны өлге итеп кабул итте“, – ди Гөлүсә Галләмиева.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы һәм Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан күргәзмәләр, фотозоналар оештыру, стендлар ясау һәрбер уку йортына, мәдәният учакларына бурыч итеп куелды.
Сайтыбызда алар хакында да хәбәр итеп торырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев