Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Йомралыда ачык бозда хоккей турниры үтте

Иске Йомралы авылында инде традициягә кергән хоккей уеннарыбыел да узды һәм киңрәк колач алды.

(19 февраль, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


Иске Йомрал урта мәктәбенең 100 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы һәм дә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган уеннар Иске Йомралы хоккей клубы кубогына узды. Спорт чарасы Әфганистан җиреннән Ватаныбызның соңгы солдаты чыкканга 31 ел уңаеннан да оештырылды. Шул уңайдан җанатарлар арасында Әфган салдатлары да булуы бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Бу хакта Иске Йомралы мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Галимҗанова хәбәр итте.

Ярышта Аграр көллият, Югары Ослан районыннан Макулово яшьләре, “Легион“ һәм “Комета“ командалары көч сынашты. Турнирны ачуда мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, Иске Йомралы җирле үзидарә җитәкчесе Рамил Моратов һәм Иске Йомрал мәктәбе директоры Гөлүсә Галләмиева Галлямиева катнашты“, – диде уенны оештыручылар.

Ярышлар бик кызу барды. Ярышның иганәчеләре – Айдар Саттаров, Фәнил Хәеров һәм Рамазан Гашыйгуллин.

Иске Йомралы мәктәбе ашханәсендә уенчылар өчен аш табыны әзерләнгән иде. Ә мәйданчык янында күпсанлы кунаклар һәм жанатарлар өчен самавыр чәе, кайнар коймак пешеп торды. Төп кубокны һәм беренче дәрәҗә алтын медальләрне жирле “Комета“ командасы яулады.

“Балаларда спортка, хәрби-патриотик тәрбия бирүдә үзләреннән зур өлеш керткән өчен, өченче елдан шушы турнирны оештыручы иганәчеләргә, мәктәп коллективына һәм мәктәп директоры Гөлүсә Галлямеевага зур рәхмәт“, – ди ярышны оештыручы Иске Йомралы урта мәктәбенең физкультура укытучысы Радик Галимҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев