Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исән-имин үтсен җәйләр

Биеш урта мәктәбе базасында “Җәйге ялда балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү” темасына җитди киңәшмә узды.

(7 август, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Анда район мәгариф бүлегеннән, эчке эшләр бүлегеннән, балигъ булмаган балалар белән эшләү хезмәтеннән җаваплы вәкилләр һәм мәктәпләрнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты.

“Җәйге каникул чорында, кайбер очракларда, балалар белән гадәттән тыш хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Көтелмәгән хәлләр килеп туган очракта, бала үз-үзен ничек тотарга, яки ул-бу хәвефне булдырмасын өчен нинди чаралар күрергә, нәрсәдән сакланырга кирәклеген белергә тиеш. Ә ата-анага исә баланы көн дәвамында ныклы контрольдә тоту мөһим. Шул максаттан, мәктәп җитәкчелеге, укытучылар гаиләләрдә булып, әлеге мәсьәлә буенча балалар, ата-аналар арасында аңлату эшләре алып баралар, инструктаж үткәрәләр”, - дип сөйләде мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина.

Киңәшмәдә укытучылар, җаваплы вәкилләр балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чыгышлар ясадылар. Шырпы белән уйнамаска, олылардан башка сулыклар янына бармаска, машина юлларында йөрмәскә, квадрациклларда, мотоциклларда утырып чыкмаска, һәм башка шундый мәсьәләләр буенча бала тулы хәбәрдар булырга тиешлеге турында сүз алып бардылар.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Алсу Алиуллина билгеләп үткәнчә, укытучылар, тәрбия завучлары Zoom программасы аша профилактик чаралар буенча балалар белән даими рәвештә класс сәгатьләре үткәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев