Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

IT-технологияләр табигатькә зыян китерүче оешмаларны табарга булышачак

Мондый заманча эзтабарны татарстанлылар уйлап тапкан

(6нчы июнь,“Апастово-информ”).


Татарстан онлайн-хакатон яшьләре оешмалардан зыянлы чыгармаларны ачыклау моделе эшләгәннәр. Бу заманча модель дәүләтебезгә экология өлкәсенә зыян китерүче оешмалар белән нәтиҗәле көрәшергә ярдәм итәчәк. Бу хакта Андрей Кузьминга innoSTage компанияcе директоры Айдар Гузаиров сөйләде.


“Бу хакатон кысаларында экология министрлыгы ГБУ БДД куйган реаль бурычлар хәл ителде. Әлеге бурычларны киңәйтеп, Татарстан экономикасына да күчереп була. Чөнки, бурычлар һавадан алынмаган”, - дип билгеләп үтте Гузаиров.


Аның сүзләренә караганда, махсус күрсәткеч информациясенә нигезләнеп, предприятиеләрнең һавага зыянлы матдәләр чыгаруын ачыклау иде.


“Без бу тармакта әле беренче адымнар ясыйбыз. Эшебезне ахырга кадәр җиткерсәк, экология министрлыгы моның белән файдаланачак”, - диде Гузаиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев