Ите тәмле дә, файдалы да
Андагы витаминнарны башка итләр белән чагыштырырлык та түгел.
Куян ите бик файдалы диетик ризык санала. Ул тавык итенә якын булса да, аксым һәм майларга тагын да баерак. Организм куян итендәге аксымнарны — 90, ә мал итендәгесен 60 процентка гына үзләштерә.
4-5 айлык куян ите аеруча файдалы исәпләнә. Андагы минерал һәм витамин составын башка йорт хайваннарының ите белән чагыштырырлык та түгел. Мәсәлән, В6, В12, РР витаминнары куян итендә эре мал, бәрән, дуңгыз итендәгедән күпкә артык. Шулай ук, тимер, фосфор, кобальт, марганец, фтор һәм калий күплеге дә кеше өчен бик файдалы. Ә натрий тозлары аз булуы аны диетик ризыклар рәтенә куя. Бигрәк тә куян ите мәктәпкәчә яшьтәге һәм үсмер балаларга, бала имезүче аналарга һәм өлкәннәргә файдалы. Аллергия белән җәфаланучыларга, йөрәк-кан системасы, ашказаны-эчәк һәм бавыр авыруы булганда мондый ит белән тукланырга киңәш ителә.
Каймакта томалап пешергән куян ите.
Кисәкләргә бүленгән итне үсемлек мае салынган казанда болгата-болгата бераз кыздырып алабыз. Итне табакка алып, өстен каплап торабыз. Казандагы майга туралган суган салып, бер-ике минут кыздырганнан соң, ярты стакан чамасы шикәрсез ак шәраб өстибез. Ун минут тотканнан соң, вакланган сарымсак, тоз, борыч, тимьян сибәбез һәм 250-300 грамм сыек каймак кушабыз.
Яхшылап бутагач, ит кисәкләрен салабыз да аны күмеп торырлык итеп шулпа өстибез. Кайнап чыккач, талгын утта ике сәгать чамасы томалап пешерәбез. Мичкә куеп пешерсәң, тагын да тәмлерәк була. Куян ите төйгән бәрәңге, дөге яисә карабодай боткасы белән табынга чыгарыла.
Фото:kiziltan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев