Итле пәрәмәч пешерү рецепты
.
2 стакан сөт
1 йомырка
1 кг ит фаршы
1 суган
он
тәменчә тоз һәм борыч
үсемлек мае
Сөтны җылытабыз, чүпрә салабыз һәм болгатабыз.
Тоз, йомырка, он салабыз һәм камыр басабыз.
Тастымал белән каплап, 20-30 минутка кабарырга калдырабыз.
Әзер фарш булмаса, аны иттарткыч аша чыгарабыз. Фарш булса, суган, тоз, борыч салып болгатабыз.
Әзер камырны җәябез һәм якынча 50 г булган камыр кисәкләре алып җәябез.
Җәймәләр өстенә ит салабыз һәм уртада тишек калырлык итеп камырны бөгәбез.
Әзер пәрәмәчләрне уртача зурлыктагы май салынган табакта ике яклап кыздырабыз.
Пәрәмәчләрнең бераз мае сарыксын өчен тастымал куелган савытка салып торабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев