Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Изге бәйрәм - Ураза гаете белән!

Хөрмәтле райондашлар! Мөселман кардәшләр! Гает бәйрәме белән барыгызны да ихлас котлыйм.

Аллаһы Тәгаләбез изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, игелекле гамәлләребезне кабул кылсын. Белеп һәм белмичә кылган гөнаһларыбызны гафу әйләсен иде. Аллаһы Тәагәләбез барыбызга да тәнебезгә сәламәтлек, күңелләребезгә тынычлык, ризыкларыбызга киң бәрәкәтләр насыйп итсен. Киләсе дини бәйрәмнәребезне дә шат күңел белән, игелектә-изгелектә, тыныч тормышта бергәләп каршыларга язсын. 
Ураза гаете мөбарәк булсын! 
Мирхәт хәзрәт Җамалиев, 
район мөхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X