Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кабыккүпердә янгын

Көннәр салкынайту белән янгыннар саны да арта

Районда агымдагы елның 10 аенда 41 янгын очрагы теркәлгән. Иң аянычы – аларда 3 кешенең гомере өзелгән. 20-21 ноябрь көннәрендә дә ике янгын очрагы теркәлгән.
20 ноябрьдә, сәгать төнге 1дә районның янгын сүндерү бүлегенә Кабыккүпердә йорт януы турында хәбәр керә.
–Вакыйга урынына барып җиткәч кенә сарай януы ачыкланды. Янгын сүндерүчеләр утны йөгәнләргә кереште. Сарайның түбәсенә ут җәелергә өлгергән иде инде. Шулай да янгынны вакытында сүндерә алдык. Ул электрда чыккан булырга мөмкин. Тикшерүләр дәвам итә, – ди янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев