Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кадерлебәнат әби Нәбиуллина: “Гомерем буе хезмәт сөйдем”

Дәвеш авылында гомер итүче Кадерлебәнат әби Нәбиуллина күпсанлы якыннары, күршеләре, авылдашлары янәшәсендә 90 яшьлек юбилеен каршылады Шулай ук акъәбигә җитәкчеләрнең Котлаулары да иреште.

(15 май, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”). 


Кадерлебәнат әби Нәбиуллинаның гомере намуслы хезмәт белән бизәлгән. Гомере буе туган авылы колхозында хезмәт иткән ул. 
“Бер эштән дә карышмадым. Ни кушсалар - шуны үтәдем. Тырыш булдым, хезмәтне сөйдем. Бергә укып, бергә үскән егеткә тормышка чыктым. Шөкер Ходайга, матур гомер иттек, дүрт бала үстердек. Олыгайган көнемдә барлык авылдашларымның хөрмәтен тоеп, балаларымның игелеген күреп яшәвемә сөенеп туя алмыйм”, - дип сөйли Кадерлебәнат әби. 
Акъәбине туган көне белән котларга күпсанлы якыннары, күршеләре, авылдашлары да җыелган иде. Барысы да акъәбине мактарга ашыкты. 
“Апаның пешергән ризыклары ашап туйгысыз. Аның кулыннан килмәгән эш булмагандыр, мөгаен. Күлмәген дә текте ул, бәйләү-чигү эшләрен дә яратып башкарды, абыебыз белән бергәләп итек тә баса иде. Хәзер дә әле ул һәрберебезне кояштай елмаеп каршы ала, изге теләкләре белән озатып кала”, - дип сөйли туганы Фирдәвес апа Мөлекова. 
Акъәбигә котлауларның, җылы сүзләрнең иге-чиге булмады. Балалары, туганнары, авылдашлары янәшәсендә Ходай биргән гомерләрне шулай зирәк акыл белән, исәнлектә гомерләсә иде, дип теләде һәркем. 
“Әниебез үзенең тормышка сөенеп яшәве, шат күңелле булуы белән күпләргә үрнәк булып тора. Нигезебез озак еллар ачык ишекле булсын, утлары һәрчак янып, балкып, барлык туганнарны үзенә җыеп торсын иде”, - дип теләде килене Зөлфия апа Нәбиуллина. 
“Без бик бәхетле балалар. Гомеребез буе әниебезнең кайгыртуын тоеп яшәдек. Кайткан саен камырлы ризыклары, кайнар ашлары, пилмәннәре белән каршы ала иде. Хәзер дә әниебезнең үз аякларында йөри алуына, ачык хәтерле булып яшәвенә шатланабыз. Ул бәхетле булса - без дә бәхетле”, - дип өстәде кызы Люция апа да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев