Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар автомобильне дәүләт хезмәтләре порталы аша чиратсыз терки ала

Дәүләт хезмәтләре машинаны теркәү, исәпкә кую, штрафларны тикшерү җайлы һәм күп вакытны да алмый.

Дәүләт хезмәте порталын кулланучылар штрафларның барлыгын белергә һәм шунда ук түләргә мөмкинлек ала. Сервис шулай ук яңа штрафлар турында хәбәрләрне чыгара.
“Сез автомобиль яки мотоцикл сатып алдыгыз яки, киресенчә, сатасыз ди. Бу очракта РФ Дәүләт хезмәтләре порталы сезгә документлар белән ярдәм итәчәк. Исәптән төшерү, учетка кую яки теркәү мәгълүматларын үзгәртү – боларның барысын да интернет аша эшләү җиңелрәк. Элек транспорт хуҗалары ЮХИДИ бүлегендә кулдан гариза тутырган, чират көткән булса, хәзер барысы да җиңелрәк: үзегезгә уңайлы вакытка ЮХИДИ бүлегенә килү өчен дәүләт хезмәтләре сайтында гариза тутырасыз, датасын һәм вакытын сайлыйсыз, һәм чиратта көтәргә туры килмәячәк“, – ди ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Шулай ук РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша мөрәҗәгать иткәндә, сез дәүләт пошлинасы өчен 30% ташлама алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев